Габдулла Галиев – шагыйрь |
|
|
|
Monday, 20 June 2011 | Hits : 14819 |
|
Габдулла Гали улы Галиев – күренекле татар шагыйре.
Ул 1920 елның 20 июнендә Татарстанның хәзерге Саба районы Шәдке авылында укытучы-мөгаллим гаиләсендә туа. 1935 елда Шәдке җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Казанга килеп, педагогика институты каршындагы рабфакка укырга керә. Шушы чорда аның әдәби иҗат эшчәнлеге башлана. 1939 елда Татарстан дәүләт нәшриятында яшь авторның “Яшел бөреләр” исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә, тагын бер елдан (1940) “Үсәбез” дигән озын шигыре аерым китап булып басылып чыга.
Г. Галиев, 1939 елда хәрби хезмәткә алынып, Ватан сугышының беренче көннәреннән үк сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. 1941 елның сентябрь аенда Украинадагы Каменец-Подольский шәһәрен саклау өчен барган каты сугышларның берсендә ул батырларча һәлак була.
Г. Галиевнең әдәби мирасыннан аерым үрнәкләр 1961 елда Татарстан китап нәшрияты чыгарган “Алар сафта” исемле җыентыкта урын алган.
Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән солдат-шагыйрь буларак, Г. Галиевнең исеме Татарстан Язучылар союзы бинасына куелган мемориаль тактага язылды. |
Back
|